Энине туган коне белэн котлау – Татарча котлаулар! Бүлек #4. — Курше.ру — татарский развлекательный сайт
Татарча котлаулар! Бүлек #4. — Курше.ру — татарский развлекательный сайт
Якыннарны, туганнарны һәм дусларны туган көннәре белән котлау.
Кадерле… ! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйм. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телим. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән
гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.
* * *
… ! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләклә-рең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларың-
ның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.
* * *
… ! Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Бөтен гомереңне, кечеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа! Мең яшә!
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып.
* * *
Салкын карлы кышта тусаң да син,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә,
һәрвакытта йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең —
Без калабыз шушы теләктә.
* * *
һәр көн сине котлап кояш чыксын,
Сине назлап җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып
Көн артыннан көннәр үтсеннәр.
Күңел күгең һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар.
Туган көнең-юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Юлларыңа ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Кайгы-хәсрәт баш очыннан узсын —
Шул теләкләр бездән үзеңә.
Бәхет нурында коенып,
Назга күмелеп яшә.
Тиңең белән тигез булып
Сөеп-сөелеп яшә.
Синең өчен гөлләр чәчәк атсын,
Тыныч булсын кичең, төннәрең.
Сайрар кошлар синең өчен генә
Багышласын иде көйләрен.
* * *
Туган көнең белән котлыйм,
Ак бәхетләр сиңа телим.
Гомер юлың озын булсын,
Кайгы-хәсрәт урап үтсен.
* * *
Матур тормыш, сәламәтлек теләп
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән, озын гомер белән
Яшәвеңне генә -телибез.
Матур яз аенда тугангамы,
Күңелеңдә һәрчак изгелек.
Кылган яхшылыгың кире кайтып,
Күрсәң иде үзең игелек.
* * *
Күңелеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар.
* * *
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек — ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Котлы булсын, … , туган көнең,
Гел шатланып үтсен көннәрең.
Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр
Якыннарың, барлык дусларың.
Язлар гына бүләк итәдер ул
Бу дөньяга синдәй затларны.
Рәхмәтләргә кушып кабул итче
Йөрәктәге барлык назларны.
* * *
Котлы булсын, … , туган көнең,
Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, бәхет белән
(Үтсен синең гомер көзләрең.)
Үтсен синең килер көннәрең.
- Сөеклебез, безнең өчен
- Изгенең изгесе син.
- Бәхетләрне чагылдырган
- Вөҗданның көзгесе син.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Гөрләп үтсен синең гомерең,
Юлларыңа гөлләр сибелсен.
Туар таңнар сиңа бары бәхет,
Бары шатлык кына китерсен.
Туган конен белэн -Котлау сайты
Әти-әнинеӘтинеӘнинеӘби-бабайныТуганнарныАбыйныАпаныЭненкәшнеСеңелкәшнеБалаларныСөеклеләрнеДусларны
Татарча бүлеккә күчәргә
Туган конен белэн
Туган конен котлы булсын!
Бу кон шулай кунелледер
Син туганга,
Бу донья шулай яктыдыр
Син булганга.
Ботен жихан шатлангандыр
Син туганда.
Тирэ-якта хэрчак бэйрэм
Син булганда.
Бугенгедэй сойкемле бул!
Бугенгедэй бэхетле бул:
Жэй голлэре ускэндэ дэ,
Яз яфраклар ярганда да,
Коз жиллэре искэндэ дэ,
Жиргэ карлар яуганда да!
***
Әби, яраткан, кадерле,
Мин көндез рожденья котлыйм!
Һәм нык-нык обнимаю,
Минем бабуля алтын!
Һәм болей син беркайчан да,
Душа твоя бит молода.
Ешрак смейся, улыбайся,
По пустякам түгел огорчайся!
***
Сойкемле карашын кояшка тин –
Бар тормышны нурга кумэсен.
Бу доньянын барлык хикмэтлэрен
Бары тик син генэ белэсен.
Тормышта гел ярдэм итеп тора
Зирэк кинэшлэрен, жылы сузен;
Иркэлисен, яратасын, юатасын,
Тынлыйсын да, анлыйсын да узен.
Сэламэтлек, озын гомер язсын,
Гел колэч хэм яшь бул хэзергечэ!
Кунелен синен кутэренке булсын,
Соенеп хэм соендереп мен-мен яшэ!
***
Эни,жаным,бик матур син.
Ничэ яшькэ житсэн дэ.
Рэнжемэден, усеп житкэч.
Читкэ чыгып китсэм дэ.
Эни,бэгърем,синен йорэк.
Мэрхэмэтле,шэфкатьле.
Доньялыкта эйтеп калыйм
Сина булган рэхмэтне.
Кызганмадын кукрэк сотен,
Таннын татлы йокысын.
Эни куены булса гына
Тэмле итеп йоклыйсын.
Эни кеше картаймый ул
Ничэ яшьтэ булса да
Баласы очен борчыла
Ул рэхэттэ торса да
Мин усэмен, эни hаман
Кечерэеп бара кук
Эни ,бэгърем,булэк итэм
Ай,кояшлы зэнгэр кук.
hаваларда очкан кошлар
Каурыйларын тарата.
Горурланып, хормэт итеп
Эниемне яратам.
Рэхмэт эни,тудыргансын
Рэхмэт бишек жырына
Исеменне жырга кушып
Жырлармын мин жырымда!
***
Карашларын жылы янгыр кебек,
Елмаюын айдай сойкемле.
Шэфкатеннен иге-чиге юк бит,
Кояш чэчкэн нурлар шикелле!
Ак бэхетлэр юлдаш булсын сина,
коннэреннне шатлык бизэсен.
Сэламэтлек – узе бэхет бит ул,
Ходай шуннан мэхррум итмэсен!
***
Меннэр арасында,бердэнберем,
Синдэ,жаным,миннэн килэчэк.
Кунелемне жылытучы кояш,
Яшэештэ гузэл бер чэчэк.
Кунелемэ тылсым индеруче
Йорэгемне урлап алучы.
Меннэр арасыннан ин кадерлем,
Ин газизем булып калучы.
Ин сойкемле,ин кунелгэ якын,
Тормышымны нурга торуче,
Бар ометем сунгэн чакларда да
Яшэу дэртен мина бируче.
Тик син генэ,жаным,
Син генэ…
***
Бэхет – инеш тугел агарга,
Янгыр тугел куктэн яварга,
Ярат! Туземле бул! Тырыш!
Шулай момкин бэхет табарга!
Син табарсын аны…
Тик беркайчан да
Ычкындырма аны кулыннан…
Бэхет, шатлык телим сина
Барган чакта тормыш юлыннан.
Бу доньянын хэр мизгеленэ соенеп,
шатлыкларда коенып, бэхеткэ чумып яшэ,
100 яшенэ кадэр яратып-яратылып
яшэргэ язсын сина ходай!
***
Сойкемле карашын кояшка тин –
Бар тормышны нурга кумэсен.
Бу доньянын барлык хикмэтлэрен
Бары тик син генэ белэсен.
Тормышта гел ярдэм итеп тора
Зирэк кинэшлэрен, жылы сузен;
Иркэлисен, яратасын, юатасын,
Тынлыйсын да, анлыйсын да узен.
Сэламэтлек, озын гомер язсын,
Гел колэч хэм яшь бул хэзергечэ!
Кунелен синен кутэренке булсын,
Соенеп хэм соендереп мен-мен яшэ!
***
Кадерле жингием сине туган конен белэн!Телим бэйрэм конендэ гомернен ин озынын,бэхетнен ин зурысын.Кунелен тыныч булсын,эшлэрен гел ун, булсын!Нур балкысын оендэ.Кук йозе аяз булсын,кояш гел колеп торсын синен кунел кугендэ!Бэхетле бул,муллык юлдаш булсын,дэрт сунмэсен йорэк турендэ!Якыннарыннын,балаларыннын,дусларыннын игелеген куреп яшэ.
***
Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгы, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме – менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың. Ир -ат бу чорда алдын – артын уйлап акыл белән эш итә, җиде кат үлчәп бер кат кисә. Синен менә шундый матур чорын! Һәрвакыт шулай киң күңелле, ярдәмчел, көләч йөзле булып кал жизни!!! Туган конен белэн !!!
***
Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләремне юллыйм: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телим!
***
Менэ тагын бер ел остэлде кунелен хэзинэсенэ, кайгырма дустым картаям диеп, кунел картаймый бервакыт, чэчкэ атып торсын хэрвакыт. Шулай яшь калып яшэикче иллегэ кадэр, алда алтмышны атлап,жикмешне житэклэп, сиксэнне сикереп, туксанны тутырып, йозгэ кадэр яшэргэ язсын иде Ходаем. Туган конен котлы булсын!
***
Кеше гомеренең язын, җәен яки көзен билгеләү, мөгаен, мөмкин түгелдер. Һәр чорның үз матурлыгы, үз яме бар. Хатын-кыз ул табигатьнең иң гүзәл баласы, ир-атның һавасы, кояшы, челтерәп аккан чишмәсе.
«Икмәк — ата, су — ана», — диләр, ә кешелек дөньясын елгалар, инешләр, диңгезләр бизи. Агач нәселе җир үтә керә, адәм нәселе ил үтә керә. Син, илеңә, иреңә яшәеш чыганагы булып, балаларыңа җан өргәнсең, ана сөте белән аларга Иман биргәнсең. «Балаларым», — дип күпме көннәр, күпме төннәр хафаланып йөргәнсең.
Сиңа саулык телибез. Күңел күгеңдә кара болытлар йөрмәсен. Бәла-каза кермәсен, гөрләшеп, муллыкта, җан рәхәтендә картаерга язсын Ходай!рдә булырга язсын.
***
Сине туган конен белэн котлап.ин изге,якты,матур телэклэребезне юллыйбыз:кочле рухлы хэм кешелекле,юмарт хэм ярдэмчел,бэхетле Хэм сэламэт бул! Уй телэклэрен тин,туар таннарын тыныч,саулыгын ныклы,гомерен бэхетле булсын!Авырмый,кайгы хэсрэт курми,озын гомер итуенне,гаилэ шатлыгы,балаларыннын игелеген курэп яшэргэ язсын.Ныклы тазалык.озын гомер,ак бэзхетлэр белэн мул тормышта яшэвенне телибез!
***
Олы абый! Без сине туган конен белэн котлаулар ! Гомернен ин озынын, бэхетнен ин зурын телибез бэйрэм конендэ! Кунелен тыныч булсын, эшлэрен гел ун булсын! Нур балкысын оендэ! Бэхетле бул, муллык юлдаш булсын, дэрт Сунмэсен йорэк турендэ!
Шулай ук безнен сайтта туган кон белэн открыткалар бар. Сез аларны телефон ягъни компьютеререгызга саклый аласыз, социаль челтэр буенча жибэрэ аласыз. Туган кон белэн открыткалар >>>
Охшаш язмалар:
Туган конен белэн энием
Туган көнгә (һәр ай өчен) котлау
Яңа елда туган балага
Яңа елның ак карлары,
Яңа бәхет китерсен.
Ап-ак чаналарга төяп,
Кыш бабай белән Кар кызы
Күчтәнәч алып килсен—
Январьда туганнарга
Җир өстенең җем-җем ак карларын
Килә сиңа бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын килә әйтәсе.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Фоатыңнын кадерен белеп кенә,
Яшә әле җирдә куанып.
Сәламәт бул, борчу-хәсрәт күрми,
Тормышларың торсын нурланып.
Гомер буе язсын әле безгә
«Рәмиләкәй!»— диеп дәшәргә.
Кайгы күрми, бәхет-шатлык белән
Бергә-бергә озак эшләргә.
35 яшь— кыз чак бит әле ул,
Язсын 100 яшькәчә яшәргә,
Яшь гомерең китәр үтеп тә,
Искә алырсың көтеп-көтеп тә.
Сабыр да син, гади, кешелекле,
Кылганнарың бары игелек.
Сәламәтлек юлдаш булсын сиңа,
Бәхеткәең булсын гомерлек.
Февральдә туганнарга
Февральнең салкын кары
Сиңа китергән җылы.
Туган көнен һәр ел саен
Чын-чынлап булсын котлы.
Сагышлар булса мыскаллы,
Шатлыклар булсын потлы.
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Йөрәгеңнән чыккан яхшылыклар
Изгелекләр булып әйләнсен.
Бәхеткәең охшаш булсын иде
Яңа яуган ап-ак карларга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.
Кадер-хөрмәт сиңа насыйп булсын,
Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең,
Сау-сәламәт узып, бергәләшеп,
Сикәлтәле тормыш юлларын.
Бергә булулары бик күңелле,
Дип җырлыйлар безнең Сарманда.
Аралашып кына, бергә-бергә,
Гомер итик әле һаман да.
Мартта туганнарга
Туган көнең белән, Илдар!
Туганнан туган энем.
Итагатьле, игелекле,
Юктыр килмәгән җирең.
Юмарт та син, ярдәмчел дә,
Нечкә, йомшак күңелле.
Миләүшәң, Ирек яныңда—
Үзе бәхет түгелме?!
Су буенда тал-тирәк,
Тал тирәккә су кирәк.
Әтиеңә-әниеңә
Туганнарга син терәк.
Котлы булсын туган көннәрең,
Юлларыңа гөлләр сибелсен,
Март аеның саф җилләре сиңа.
Күңелең түрендә һичкайчан,
Март кояшы сүнмәсен.
Бәхетле язмыш йолдызы
Гомер буе китмәсен.
Туган көнең белән котлап,
Яз Патшасы баш ия.
Сиңа ак бәхетләр теләп
Мисхәт белән Дания.
Апрельдә туганнарга
Апрельдә туганнар
Минем якын туганнар:
Һәм бөек Ленин бабай.
Чынлап әйтәм: бу шулай.
Абыема— 50 яшь,
Ышанасы да килми:
Үзе чибәр, үзе яшь,
Йөзләре нурлы, көләч.
Компьютер «хата» җибәргән:
50 түгел, 30 яшь.
Балкыр микән абыем,
Җиңгәчәем булмаса,
Тирә-якны нурландырып.
Чулпан йолдыз янмаса,
Яннарында угланнары
Һәм кызлары булмаса.
Мин кечкенә, җитәктә.
Яр буенда ялгыз казлар,
Инеш ага Симәктә.
Карап торам тирәккә,
Сагындыра бигрәк тә,
Хисләр кайный йөрәктә.
Гомер узды, үткәннәрдән
Истәлекләр калды нибары.
Көтелмәгән бәхет китерсен
Сиңа язган шигырь юллары.
Майда туганнарга
Ак майларда ак бәхетләр
Алып килсен киләчәк.
Юлларыңа хуш ис сибеп.
Балкып торсын гөл-чәчәк.
Туган көнең котлы булсын,
Тыныч үтсен көннәрең.
Язлар кебек наз китерсен
Җәйләрең һәм көзләрең.
Гомер буе хәсрәт күрми,
Аяз булсын күкләрең.
Шатлык нуры чәчеп торсын
Елмаюлы күзләрең.
Май белән!
Май белән, яз белән, наз белән!
Сез тугансыз бу дөньяга
Ак чәчәкләр ата торган миләш белән,
Яңа сер, яңа киңәш белән.
Без— хатын-кыз.
Без мәхәббәт газапларын сагынабыз,
Янган уттай, кайчак, дөрләп кабынабыз,
Кайчагында абынабыз-егылабыз,
Иртә-кичен туктамыйбыз, гел чабабыз,
Һәрчак уяу, чөнки— гаилә сагында без.
Шатлыкларны шашып каршы алып,
Кайгыларны яшьсез күтәреп,
Бала үстереп, көн-төн тормыш куып,
Сизмибез дә еллар үткәнен.
Алда сезне олы юллар көтә.
Бәхетләргә, диләр, юл урау.
Чәчәкләргә кырау төшсә— узар,
Мәхәббәткә тимәсен кырау.
Май аеның ап-ак чәчәкләре
Ак бәхетләр сезгә китерсен.
Озын гомер Ходаем бирсен.
Бергәләшеп әле бик күп тапкыр
Үткәреребез туган көннәрне.
Илле генә түгел, алтмыш, житмешне дә,
Сиксән, туксан, хәтта йөзләрне.
Амин!
Июньдә туганнарга
Җәйнең матур көннәрендә
Син дөньяга килгәнсең.
Әтиеңә, әниеңә
Сөенеч китергәнсең.
Йөзең айдай, сүзең балдай,
Ягымлыдыр карашың.
Ирең ничек яратмасын
Син Сандугач баласын.
Бик күпләрне көнләштереп
Яшисез бергә-бергә.
Мәхәббәт ялкыннарыгыз
Сүрелмәсен гомергә.
Балаларың дәүмәтләрен
Язсын әле күрергә.
Йомшак ефәк чәчкәйләрең
Җилфердәсен җилләрдә.
Көзләрең дә язлар булып,
Кышларың да җәйдәй булсын,
Йортыңда нур балкысын,
Бәхет, шатлык тулып торсын,
Кояш гел елмаеп торсын
Олыгайган көннәрдә.
Ходай сиңа насыйп иткән
Җир йөзенә туарга.
Пар атларда апкайтканнар
Сабантуйлы айларда.
Бәхеткәең ташып торсын,
Йөрсәң дә син кайларда.
Июльдә туганнарга
Июль— елның иң шәфкатьле
Иң бай һәм муллык ае.
Әнкәем июльдә туган,
Өстәлдә— балы, мае.
Утыз яшьтән ялгыз калып,
Син бит безне үстердең.
Мәхәббәтең тигез бүлеп,
Һәммәбезне үз күрдең.
Иртәдән кичкә кадәрле
Ферма юлын таптадың.
Бер тәгам ризыгың булса,
Бездән башка капмадың.
Әнкәебез янда булгач,
Ятимлекне тоймадык.
Пар канатлылар янында
Шөкер, ким-хур булмадык.
Кай арада гомер үткән:
Әнкәебез җитмештә.
Кемгә ничек: безнең өчен
Син әле утыз биштә.
Августта туганнарга
Котлы булсын туган көнең,
Матур булып атсын таңнарың.
Игелеген күрү насыйп булсын
Сез үстергән һәрбер баланың.
Минем өчен һәрвакыт үрнәк,
Минем өчен һәрвакыт кирәк.
Гомер юлларымда тик син генә
Таянырдай ныклы тал-тирәк.
Гомер үтә. Инде күпме еллар
Син генә дип тибә ул йөрәк.
Рәхмәт әйтәм барлык туганга
Син минеке генә булганга.
Рәхмәт әйтәм әткәй-әнкәйгә
Сине миңа бүләк иткәнгә.
Гел шатлыкта, гел муллыкта
Үтсен синең көннәрең.
Август ае алмасыдай
Балкып торсын йөзләрең.
Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.
Сентябрьдә туганнарга
Сентябрьдә син дә бер,
Сентябрьдә мин дә бер,
Дип әйтмиләр юкка гына—
Җирдә муллык бермә-бер.
Кызыл туеңны үткәрдең
Моннан унбиш ел элек.
Йөрдең елмаеп, көлеп,
Мин бик бәхетле диеп.
Чын мәхәббәт бүләк итте
Сөйгән ярың— Атласың.
Башыңа да китермәдең
Яшь килеш тол каласың.
Юанычың булып калды
Артур белән Булатың.
Ходаем сабырлык бирсен,
Акла син ирең хакын.
Бирешмичә авырлыкка,
Сынмыйча җил-давылда,
Матур яшә, бәхетле бул,
Тагын, тагын, тагын да.
Ләйсән яңгырлары белән
Хәсрәтләрең юылсын.
Озын гомер, сәламәтлек—
Теләгебез шул булсын.
Октябрьдә туганнарга
Озын гомер бирсен Хак Тәгалә,
Тыныч булсын һәрчак җаннарың,
Кочак-кочак бетмәс куанычлар,
Төяп килсен туар таңнарың.
Табигатьнең иң саф, чиста чагы,
Яшел уҗым болын, кырларда
Күз тимәсен холкың-фигылеңә,
Безгә рәхәт җирдә син барда.
Бәйрәм белән тәбриклибез,
Телибез бәхет кенә.
Нурланып торсын йөзләрең,
Бәхетләр иңеп кенә.
Кайчаң керсәң, бүлмәңдә нур бөрки,
Каршылыйсың якты йөз белән.
Кайгы-хәсрәт җиңеләеп китә
Синең әйткән йомшак сүз белән.
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
Бәйрәм белән сезне, якын дустым!
Балкып тор син гел иртә-кич.
Яхшылыкны җирдә ятмый, диләр.
Гел яхшылык кына эшлә син.
Ноябрьдә туганнарга
Ни арба да, ни чана,
Ни яңгыры, ни кары—
Ноябрь ул. Шушы айда
Тугандыр сөйгән ярым,
Ул— минем Газинурым.
Күркәм йөзе, тәмле сүзе,
Мәхәббәте сүрелмәс.
Йөреше— салмак. Җилкәсендә
Бер кашык су түгелмәс.
Чаптарларың, һай, елгырлар,
Гел уҗым ягын карый.
Йөгәнеңне бераз гына,
Кысып тотсаң да ярый.
Күптәнме соң япь-яшь егет идең,
Үтте гомер: үстең, ныгыдың.
Бала җанлы ата гына түгел,
Бабай булдың: туды оныгың.
Туган көндә синең, Газинур,
Чәчеп торсын йөзең якты нур.
Чөкердәшеп яшә ярың белән,
Бәхетле бул, амин, шулай бул!
Декабрьдә туганнарга
Ап-ак карлар яуганда,
Декабрь уртасында
Син дөньяга килгәнсең,
Әтиеңне, әниеңне
Шулай сөендергәнсең.
Үсеп җитеп, белем алып,
Матур гаилә коргансың.
Ике олан алып кайтып,
Ирне куандыргансың.
Барлык хәсрәтләр онтыла,
Бер елмаеп җибәрсәң.
Рәхәтләнеп чын күңелдән
Эчкерсез бер сөйләшсәң.
И Ходаем! Киләчәгең
Тагы да матур булсын.
Сиңа бәхет-шатлык теләп
Яңа ел кары яусын.
Өегезнең нуры булып,
Ирегең балкып торсын.
Кызың, улың— бәгыръләрең
Амин, бәхетле булсын.
Чын йөрәктән котлавыбыз
Җыр булып сезгә барсын.
Бүгенге бәйрәм гомергә
Истәлек булып калсын.
Тормыш иптэшемэ
һавадан йолдыз, алтын таулар
Бүләк итәлмим сиңа.
Сине бәхетле итә алсам,
Бары шул җитә миңа.
Яхшы ата да син, яхшы ир дә,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,
Туган көнең белән котларга.
Синнән күчкән яктылыктан,
Нур сибелә тирә-юньгә.
Кайгы-хәсрәт күрми генә
Яшик шулай бергә-бергә.
Ак бәхетләр сиңа юлдаш булсын,
Үткән чакта гомер юлларын.
Онытма син авыр минутларда
Сине аңлар кеше – мин барын.
*****
Якты кояш булып син балкыйсың
Нурларыңны сибеп гөлләргә.
Син булганга гына өмет баглыйм,
һәм ышанам килер көннәргә.
Элек, белмим, ничек яшәгәнмен
Аңлый алмыйм инде үзем дә.
Бу тормышның бөтен мәгънәләре
Тупланган бит синең күзеңдә.
Алар һәрчак озатып йөри мине
Киттем исә ерак җирләргә.
Бер очы да юк ачы сагышларның,
Сагынуларның көчен чикләргә.
Безгә диген бәхет мизгелләре
Янәшәмнән калмый атлыйлар.
Алар мине авыр көннәремдә
Фәрештәләр кебек саклыйлар.
Яшим хисләрнең олысын тоеп,
Синең йөрәкнең җылысын тоеп.
Синең елмаю, дөнья рәхәте,
Сиңа, гүзәлем, чиксез рәхмәтем.
*****
Юлдаш булып, гомер юлларыма
Син тотынгач, минем кулларыма.
Сибелеп кояш чыкты күкләремә
Минем барлык яшәр елларыма.
Шатлык һәм кайгыны уртаклашып
Тормыш юлын үттек җитәкләшеп.
Авыр чакларда һич калмадык шашып
Шатлансак, китмәдек чиктән ашып.
Синнән башка бер чәчәксез гөл мин
Синсез мин бик ярлы торыр идем.
Кәккүк кебек зарлы булыр идем
Булыр идем, камышсыз бер күл мин.
Син булмасаң сыңар канат белән
Мин ничек талпыныр, очар идем.
Тормышның бу ямен, зур бәхетен
Ничек кочак җәеп, кочар идем.
Минем парым, ныклы терәгем син.
Асыл ярым, керсез йөрәгем син.
Саф күңел теләгән теләкләрдән
Кабул булган, изге теләгем син.
*****
Син, ул, минем ышанычлы ярым.
Терәгем һәм якын сердәшем.
Өмет тулы якты киләчәгем,
Шатлыклардан тамган, күз яшем
Озак яшә, сау-сәламәт булып,
Мәхәббәтең белән җылытып.
Яшьлектәге кебек сөям сине,
Бар дөньям, кайгым онытым.
Кайгы-хәсрәт мәңге юл тапмасын
Безнең тату, бердәм ояга.
Пар канатлы булып тигез яшик
Бәхет-шатлык татып дөньяда.
Авырлыклар инде артта калды
Җиңеп бардык һәрбер киртәне.
Бәхет, шатлык һәм куаныч белән
Каршылыйк без һәрбер иртәне.
Киләчәктә сиңа күркәм – тормыш
Санама син үткән көннәрне.
Мөмкин булса, җыеп бирер идем
Дөньядагы барлык гөлләрне.
*****
Сайламадың юлның такырларын,
Елга агымына йөзмәдең
Авырлыклар сине куркытмады,
Үз юлыңны үзең бизәдең.
Күпләр микән, синең кебек
Изге җанлы, олы йөрәкле.
Мин бит сине шашып яратамын
Син бит миңа бик тә кирәкле.
Юлларыңа чыккан авырлыкны,
Син барасың ватып, җимереп
Бәхет – куанычлар белән яшә,
Йөзгә җит син көлеп-сөенеп.
Синнән күчкән яктылыктан,
Нур сибелә тирә – юньгә
Кайгы – хәсрәт күрми генә,
Яшик шулай бергә-бергә.
Прочитано 35681 раз. Спасибо и Вам!
Язын туганнарга котлау
Елның иң матур чагында
Якты майда тугансың
Әткәң-әнкәң бәхетенә,
Чәчкә булып кунгансың
Бу шатлыктан фәрештәләр
Берсен-берсе кочканнар
Аланнарга болыннарга
Күбәләкләр очканнар
Язлар килсә җәйләр булган,
Көзләр килсә кыш булган.
Синең дөньяга килүең
Бик кирәкле эш булган.
Килми калсаң табигатьнең
Зур булачак хатасы
Хатыныңа кем ир булыр
Балаңның кем атасы
(Иреңә кем хатын булыр
Балаңның кем анасы)
Олуг бәйрәмең хөрмәтләп
Әйтик сүз уңаеннан
Рәхмәт сине алып килгән
Туган елың маена!
(Ибраһим Биектаулы)
* * *
Күктән кояш аллы-гөлле
Нурларын сибеп көлә.
Сезнең туган көн икәнен,
Әйтерсең, ул да белә!
Зәп -зәңгәр бүген күкләр дә,
Гүя махсус киенгән.
Сезнең туган көн бүген дип,
Бар табигать сөенгән.
Ямьгә төреп табигатьне,
Җиргә бүген яз килгән.
Сезнең туган көн буласын
Яз да, әйтерсең, белгән!
Үзегез дә гүя безгә
Ни кирәген белгәнсез —
Туып кына калмагансыз,
Язны алып килгәнсез.
Яз — табигать терелгән чак,
Тереклек уянган чак.
Алда әле яңа җәй дип
Уйлаган, уйланган чак.
Алдагы яңа җәйләргә
Исән-имин керегез.
Шатлык белән бәхет белән
Озак гомер сөрегез,
Кадерен белеп яшәүнең,
Матур гомер итегез,
60, 70, 80, 90,
100гә кадәр җитегез!
* * *
Язгы бөреләр тулып яфрак ярган, кояш җылысы җиһанны юаткан, күңелдә дәрт уяткан мизгелдә дөньяга килгәнсең.
Күңелләр моң-наз белән тулган бер мәл бит ул — яз. Йөрәктәге сүнмәс ялкын җырларга күчкән мизгел. Язгы таң җилләре, иртәнге сандугач җыры, яшь бөреләр булып мәхәббәт килгән чор. Язмыш сиңа бары тик игелекле, изгелекле язлар гына бүләк итсен, бәхетең мул, саф, саими булсын, гел елмаеп яшә!
Шомырт чәчәкләренең төнне яктырткан, җанны җылыткан чагы, күңелеңә көч-куәт, яшьлегеңә дәрт өстәсен.
Сөю һәм сөелү хисләре читләтеп узмасын, бәхетең тузмасын.Гомер юлларың гөлләргә, чәчәкләргә күмелсен.
Олы тормыш юлыңда шатлыклар читләтеп узмасын.
* * *
Матур тормыш, сәламәтлек теләп
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән, озын гомер белән
Яшәвеңне генә телибез.
Матур яз аенда тугангамы,
Күңелеңдә һәрчак изгелек.
Кылган яхшылыгың кире кайтып,
Күрсәң иде үзең игелек.
* * *
Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа
Кояшларга тиңе гомернең.
Кояш көлсен, язлар сиңа
Кочак-кочак чәчәк китерсен
Язлар белән бергә бәхет килсен,
Шатлыкларга шатлык өстәлсен.
* * *
Май кояшы нурын сипкән кебек,
Ташып-тулып килсен бәхетең.
Сәламәтлек, уңыш юлдаш булсын,
Чынга ашсын хыял, өметең.
Котлы булсын, … туган көнең,
Кояш кебек балкый йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен синең гомер көзләрең.
Балаларга -Котлау сайты
Поздравление с днем рождения детей на татарском языке
Әти-әнинеӘтинеӘнинеӘби-бабайныТуганнарныАбыйныАпаныЭненкәшнеСеңелкәшнеБалаларныСөеклеләрнеДусларны
Туган көн белән котлау балаларга
Котлы булсын туган көннәрегез
Көлеп торсын һәрчак күзләрегез.
Матур булсын тормыш юлларыгыз,
Сез бит безнең матур гөлләребез.
Туган көне белән улыма
Улым!
Сине гаҗәп тормыш көтә,
Алларыңда юлның озыны.
Сандугачлар бары юлдаш булсын,
Очрамасын иде козгыны.
Беркайчан да каушап кала күрмә,
Юлдаш булсын сиңа сизгерлек.
Хыялларың чынга ашкан мәлдә
Калдырмасын сине өлгерлек.
Балам, бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күңелеңдә нурлар уйнасын.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә тойма син.
***
Көнең якты булсын,
Төнең татлы булсын,
Көләч булсын һәрчак йөзләрең.
Уйна да көл, әле яшь чагың,
Матур килсен гомер көзләрең.
Дошманың булмасын,
Дусларыңнан уң син,
Алар кирәк гомер кичәргә.
Ялгыз кораб ышанычсыз ул
Тормыш диңгезендә йөзгәндә.
***
Туар таңың нурлы, барыр юлың туры,
Юлдашың үзенңә тиң булсын.
Елмаеп сәлам бир һәр көнгә,
Йөзләреңә синең нур тулсын.
***
Улыбыз безнең — күз нурыбыз
Йөрәгебезнең назлы моңы.
Иман нуры йөзләреңдә,
Җылы караш күзләреңдә.
Алла биргән син бүләк,
Тормышыбызның син терәге.
Гомер юлың озын булсын,
Кояш нуры сибеп торсын.
Мәрхәмәтле бул син, улым,
Якты булсын синен юлың.
Бәхет тәүфыйк бирсен Аллам,
Юлдаш булсын сиңа догабыз.
Туган көне белән кызыма
Озын булсын гомерең,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Кояш кебек тормышыңа
Ак бәхетләр килсен күренеп,
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.
Чәчәк бәйләмнәре бүләк итсәк,
Чәчәк бәйләмнәре корыр ул.
Йөрәк җылыбызны бүләк итсәк,
Мәңге сүнмәс, җылы торыр ул.
***
Барыр юлың таң нурыдай якты,
Салават күпередәй нурлы булсын.
Иртән искән таң җилләре юлдаш,
Сайрар кошлар сердәш,
Үтәр юлың киң,
Мәхәббәтең үзеңә тиң булсын.
Сукмалар киң,
Юлларың якты булсын.
***
Алгы көнең үтсен бәхет белән,
Юлларыңа бәхет сибелсен.
Табигатьнең алсу таңы сиңа
Гомерлеккә бәхет китерсен.
Яшьлегеңне тиңлә чәчәкләргә,
Кадеренн бел, ул бит бер генә.
Гүзәл яшьлек, озын гомер булсын,
Бәхетле бул, кызым, гомергә.
***
Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,
Һәр вакыт елмаеп һәм көлеп,
Кадергә, хөрмәткә төренеп
Яшә син мәңгелек гөл булып.
Кояш нурын сипкән чакта,
Тулып – ташып торсын бәхетең.
Сәламәтлек, уңыш юдаш булсын.
Чынга ашсын хыял – өметең.
Якты кояш һәрчак юлдаш булсын,
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Авырлыклар сине урап узсын,
Кабул булсын һәрбер теләгең.
***
Бәхет бит ул ныклы сәламәтлек,
Гөрлеп яшә, бер дә боекма.
Кыю атла гомер юлыңда,
Күңелсезлекләргә юлыкма.
***
Көннәрең кояшлы, төннәрең айлы,
Хыялларың якты,
Тормыш күгең гел аяз,
Күңелеңдә гел яз булсын.
***
Ходай, ахыры, сине шулай
Соклансыннар өчен яраткан.
Яраткан да читтән карап торып
Соклангандыр үзе азактан.
Күңелеңдә май җылысы, яз җылысы,
Күңелеңнән безгә нур ага.
Изге җаннар кебек саф күңелле
Ярый син бар әле дөньяда.
Туган конен белэн Этием Этиебез —
Туган конен белэн, Этием!
Этиебез — безнен кадерлебез, Без бэхетле жирдэ син барга. Фэрештэлэр кунсын иннэрендэ Туган конен белэн котларга. Торле чакны кургэнсендер, эти, Йорэгендэ куптер яра да. Кинэшчебез, терэгебез булып Озак яшэ безнен арада. Парлап канат кагу жинелрэк, Тормыш сезне ялгыз итмэсен. Тормыш чишмэлэре чалтырап аксын Мэнге-мэнге суы кипмэсен.
Гөрләп яшә, картаюны белмә, Куанычта үтсен һәр көнең. Йөзләреңдә булган шатлык нуры Балкып торсын, бер дә сүнмәсен. Күңелең синең һәрчак шулай Ачык булсын һәркемгә. Без телибез ак бәхетләр Сиңа туасы һәр көнгә.
Гомерен хэзинэсенэ Остэлде тагын бер ел, Монайма еллар утэ дип, Елмай син — бэхетле бул! Котлы булсын бэйрэмен, Тыныч булсын кунелен, Шатлык-соенечлэр белэн Тулы булсын гомерен! Гамьле еллар, амьле коннэр Телибез чын йорэктэн! Хич кичекми чынга ашсын Безнен куркэм телэклэр!
Әти! Син бит безгә һәрчак иң нык терәк Тормыш сораулары алдында. Исән-имин озак яшә, әти, Бәйрәмнәрең булсын тагын да. Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез Безгә сезнең белән бик рәхәт. Әти-әни, барсы өчен сезгә Әйтеп бетергесез зур рәхмәт. Сәламәтлек ташламасын сезне Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта. Яшәү яме, дөнья иминлеге Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
Котлы булсын туган көнең, Озак яшә, бул син бәхетле. Яныбызда син булганда гына, Табып була олы бәхетне. Кояшныкы кебек булсын гомерең, Күзләреңдә нурлар сүнмәсен. Бүгенгедәй шат елмайган йөзең Кайгы чаткылары күрмәсен.
Туган көн белән котлау Гомер юлың озын-озак булсын, Тигез тормыш аны бизәсен. Гомерләрең бәхет белән үтсен, Авырлыклар бер дә килмәсен.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп, Туган көнең белән котлыйбыз. Шатлык белән озын гомер үтеп, Яшәвеңне генә телибез. Гомер үтә диеп, моңсуланма, Өмет гөлкәйләрең сүнмәсен. Алтын төсендәге якты көннәр Барыр юлларыңны бизәсен.