Этигэ багышланган сузлэр: ЭТИЛЭРГЭ,ЭНИЛЭРГЭ БАГЫШЛАНГАН ШИГЫРЬЛЭР | OK.RU – Энкэй-эткэйлэргэ багышланган шигырлэр | OK.RU

«Әнием-кадерле» Әниләр көненә багышланган кичә

Тема: Әнием- кадерлем

Тематик кичә

Максат: аналар көнен билгеләп үтү, укучыларда әниләргә мәхәббәт, ихтирам уяту, игелек, изгелек төшенчәләрен искә төшерү.

Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән. Залга укучыларның рәсем, әниләргә багышланган инша күргәзмәләре куелган.

Плакатлар:  Өйнең яме ана белән.

• Ана – шәфкать диңгезе.

• Ана яхшылыгын авырсан белерсен.

• Анаңдай ана булмас.

• Анасыз корт бал җыймас, бал җыйса да мул җыймас.

 

Ана белән бала

• Ана балага авызыннан өзеп каптырыр.

• Ана күңеле балада, бала куңеле далада.

• Ана бала өчен төн йокысын өч бүлә.

• Баланың моңын ана белер.

• Тән биргән дә ана, сөт биргән дә ана,

Тел биргән дә ана, көй биргән дә ана.

 

Ата-ана, аларга хөрмәт

• Алтын канат атаң бар, көмеш садак анаң бар.

• Ата-ана гаебен тикшерү бала эше түгел.

• Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.

• Ата йөрәге – таудан өлкән,

Ана йөрәге – диңгездән тирән.

• Әткәй шикәр — әнкәй бал.

Укытучы: Исәнмесез! Рөхсәт итегез укучылар, укытучылар исеменнән кадерле, хөрмәтле, газиз әниләребезне чын күңелдән Аналар көне белән тәбрик итәргә. Әниләр, әнкәйләр, сез бит бу җиргә җылылык таратучылар. Изге теләкләребезне җиткерәсебез килә: саулык – тазалык, имин тормыш, гаилә бәхете, балалар шатлыгы телибез. Тормыш юлларыгыз сикәлтәсез булсын, йөрәкләрегездән өзелеп төшкән балаларыгызның игелеген күреп – бәхеттә, шатлыкта яшәргә язсын.

1 укучы: Россия Федерациясе Презедентының 1998 елның 30 гыйнвар указы нигезендә ноябрьнең соңгы якшәмбесе Әниләр көне буларак билгеләп үтелә башлады. Бу гаилә һәм дәүләт тормышында хатын – кыз – Ананың роленә карата яңа караш, яңа мөнәсәбәт барлыкка килүен күрсәтә.

2 укучы:

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый,

Беләбез һәммәбез дә.

Бүген – әниләр бәйрәме,

Бүген – җирдә тантана

Кояш шуңа көлә бүген ,

Гөлләр шуңа шатлан.

3 укучы:

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Мин дә котлыйм , әнием, сине,

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә.

Җыр. “Әнием”

4 укучы:

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Тыңлап бишек моңнарыңны,

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң әүвәл

“Әннә” дип ачылган бит.

Бергәләп:

Әни. Нинди зур сүз бу!

5 укучы: Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә — ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!

6 укучы:

Әниемнең күз карашы

Һәркемне елмайтырлык.

Кылган изгелекләре дә

Язсаң, китап булырлык!

Һәрчак яхшылык эшләү-

Әниемнең уенда.

Ай, рәхәт тә соң миңа

Әнием куенында!

7 укучы:

Тырыш булырмын, әни,

Әйбәт булырмын, әни!

Сине мин бик яратам,

Сөендерермен, әни.

Рәхмәт, Аллам, әниемә

Сабырлыклар биргән өчен

Төн йокламый безнең өчен

Янып-көеп йөргән өчен!

8 укучы: Шагыйрьләребезгә аналар дәрт, көч, куәт биргән. Шагыйрьләр, язучылар үзләренең аналарын хөрмәтләгәннәр, кадерләгәннәр.

Хатын-кыз бөеклеге, аның гүзәл эшләре, нәфислеге турында шагыйрьләребез бик күп шигырьләр иҗат иткән.

     

                                      

9 укучы: “ И хатын-кыз!” Х.Туфанның шигырен укый.

Сүнәр иде тормыш,

Син булмасаң, әгәр дөньяда.

Искерсә дә җирдә дәвер-гасыр,

Нәфислегең синең өр-яңа.

Адәм генә түгел, галәм бүген

Уйлый кебек синең турында.

Кеше заты династиясенең

Киләчәге синең кулыңда.

Йөзләреңне керсез хисләр белән

Изгелегең белән балкытып,

И җаным дип әйтеп куюыңда

Нәкъ бер кочак кояш бар кебек.

Бүтән көндә сине хөрмәтләүдә.

Без, ир-атлар,

бераз талымсыз.

Бүген исә, рыцарь егетләрчә,

-Кулларыңны үбеп сәлам бирә.

Ирләр заты сиңа, хатын-кыз.

1 укучы:

 — Әни! Җир йөзендә иң матур сүз- әни. Ул — һәр кеше әйтә торган беренче сүз, һәм дөньядагы барлык телләрдә дә ул бердәй ягымлы. Әни куллары- иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар, алар барын да эшли ала.Әни йөрәге– иң турылыклы һәм сизгер йөрәк: аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми, ул бернәрсәгә дә ваемсыз булмый.Һәм биш яшьме, илле яшьме-күпме генә булмасын, -кешегә һәрвакыт әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк.                     2 укучы: Бәләкәйне бәләкәй ди күрмә-

                                          Һәр җимешнең аның төше бар.

                                          Кеше бәләкәй буламы?-

                                          Кешенең әнисе бар.

                    Баласына сүз тидермәс өчен,

                    Газиз җанын бирер кеше бар.

                    Бер бәләкәй генә адәмгә дә

                    Берәүләрнең таудай хисе бар!…

                                          “Мәрхәмәтле бул балама!” – диеп,

                                           Дога укып торыр кеше бар.

                                           Кимсетә күрмә кешене-

                                           Кешенең әнисе бар!

3 укучы:

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле , мәрхәмәтле

Алар безнең әниләр!

Әни сүзе – иң бөек сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң-иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас.

Иң-иң әйбәт балаң булып

Яшәсәм ярар иде.

Әниемнең ышанычын

Акласам ярар иде.

4 укучы:Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр.

Әниләрне кадерләсәк,

Тыныч булыр ил – көннәр.

Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә:

Әле ярый сез бар җирдә

Без сабый, нәниләргә.

Бу бәйрәмдәге җылылык

Ел буена җитәрлек.

Сезнең яхшы эшләрегез

Бихисап, искитәрлек.

Мактаулы безнең әниләр

Данлы эшләре белән.

Әтиләр белмәгән эшне

Әниләр эшли белгән.

5 укучы:Наз гөлләре үсеп чыга

Сезнең җылы куллардан.

Кабул итегез котлаулар

Безнең ихлас җаннардан.

Кадерле әниләр!

Бәйрәмегез сезгә бәхет,

Сәламәтлек китерсен,

Көнегез гел шат булсын,

Елның һәрбер көне Сезгә

Әниләр көне булсын!

Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез,

Рәхәт тә соң “әни” диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур биюләр.

Укытучы:Әйе, балалар, сез бик дөрес әйттегез. Бу сүзләр – иң яраткан кешеләребез турында матур сүзләребез булды. Әти-әниләребезгә булган олы ихтирамыбыз беркайчан да сүнмәсен иде.

6 укучы:Иң матур әни.

Минем әни бу дөньяның

Иң чибәре, сылуы.

Нинди бәхет-

Һәр баланың

Үз әние булуы!

Минем әни, һич бәхәссез,

Иң сөйкемле әни ул!

Әйткән сүзе,

Кылган эше-

Һәммәбезгә туры юл.

Борчыйсым килми әнине,

Елмаеп,

Көлеп йөрсен.

Иң матур әни икәнен

Бөтен дусларым күрсен!

Э.Шәрифуллина.

7 укучы:Иң иртә.

Иң-иң иртә кем тора?

Иң иртә әнкәй тора.

Без торганчы өстәлдә

Коймак белән чәй тора.

Иң-иң соңлап кем ята?

Иң соңлап әнкәй ята.

Үз йокысын биреп ул

Безне күбрәк йоклата.

8 укучы:Ф Яруллин. Әниемә ял кирәк.

Әй кызлар!

Әй малайлар!

Тик торыгыз, тыныгыз!

Аз гына да чыкмасын

Сезнең тавыш – тыныгыз!

Ул эшеннән туктасын!

Тизрәк ятып йокласын!

Ял итеп, көч тупласын!

Әнием , син болай да

Ял итәсең бит сирәк.

Сиңа да бит ял кирәк!

Арыгансың бит инде,

Әнием ял ит инде-

Мине йоклат та тизрәк.

9 укучы:Р. Миңнуллин. Күзләремнән күргән.

Әнкәм бүген кояш кебек

Каршы алды елмаеп-

Минем “бишле” алганымны

Әйткәннәрдер, мөгаен.

Юк шул, “бишле” алганымны

Белмәгән ул беркемнән.

Ишек ачып керүемә,

Күзләремнән ук күргән.

2 укучы:

Әниеңә мәхәббәтең никадәр зур булса, тормышың да шулкадәр шатлыклы һәм якты була.Һәр ана әле яңа гына дөньяга аваз салган нәниен җаныннан да артык күрә. Аның өчен ул утка-суга керергә дә әзер. Ана кечкенәсенә якты өметләр баглый, хыялында аны иң матур, иң акыллы, бик бәхетле итеп күрә.

3 укучы:

Дөньяда иң изге теләктә булган газиз әнисен хөрмәт итә белгән кеше генә башка кешене ихтирам итә ала.” Үз анасын зурлаган, кеше анасын хурламас”, — ди бит халык.

4 укучы: “Ананы тыңлаган — әдәм булган, тыңламаган әрәм булган”, — дигәне дә бар әле тагын.

  5 укучы: Р.Миңнуллинның “Елатмагыз әниләрне” шигыре укыла.

Елатмагыз әниләрегезне,

Төнге тәрәзәләргә каратып.

Догаларын, изге теләкләрен

Биргән алар сезгә яратып. 

Елатмагыз әниләрегезне,

Күз тебәтеп юллар чатына:

Онытмагыз — сезне төп нигездә

Әнкәгезнең йорты чакыра!

 

6 укучы:

Елатмагыз әниләрегезне,

Начар юлда йөреп,үсмердән-

Сезнең хәсрәтләрне күтәргәнгә

Чәчләренә көмеш төс кергән!… 

Елатмагыз әниләрегезне,

Бердәнбер бит алар, бердәнбер!

Сезне кеше итеп үстергәнче,

Күпме кайгы хәсрәт күргәндер!

 

7 укучы: Мөхәммәт пәйгамбәрнең хәдисендә “Җәннәт ачкычы аналарның аяк астында”, диелә. Бигрәк тә хак сүзләр инде, чынлап та шулай бит. Йә, әйтегез ана сүзен тыңламаган, аның хакын хакламаган, аны рәнҗеткән кешенең рәхәт күргәне бармы?

8 укучы:

Кешеләр! Газиз әниләргә игътибарлы булыйк, рәнҗетмик, күңелләрен төшермик без аларның. Әниләрнең аяк астында оҗмах икәнен онытмыйк.

9 укучы: Әнкәйләр турында тагын берничә хәдис тыңлап үтик әле.

1 укучы: Анаңны аркаңа күтәреп өч кат Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны түли алмассың.

2 укучы: Җәннәт аналарның табан астында.

3 укучы: Анаң өчен уч төбеңдә тәбә куырсаң да, хакын хаклап бетерә алмассың.

4 укучы:

Әниемнең эше – иң изге эш,

Әниемнең сүзе – иң назлысы.

Әнием кулы – иң йомшагы,

Әниемнең йөзе – иң-иң яктысы!

 

Авыр сүзне әйтмик әниләргә

Аларга без итик гел ярдәм.

Әниләрне саклыйк , яратыйк

Калсын әле алар гел күркәм!

 

Әниләргә назлы сүзләр җитми,

Җитми әле мактау, котлау да!

Ә бит әниләрне гел яратып,

Зурлау кирәк барыбызга да!

Җыр. “Әниемнең кочагы” (Рамил Чурагул, Э. Хәмәтнурова)

5 укучы: Тормыш авырлыклары аналарның битләрен җыерчыкласа да , чәчләренә чал төшсә дә, алар һәрвакыт яшь булып калырга сәләтле.

Алар үзләренә дөньяның матурлыгын, барлык яхшы сыйфатларын җыйганнар.

6 укучы: Ана шәфкать диңгезе.

7 укучы: Яктылык кояш янында, яхшылык әни янында.

8 укучы: Дөньяда иң йомшак нәрсә — әнием куллары.

9 укучы: Ана кочагы – туннан җылырак.

1 укучы: Кадерлик без изге җанлы әнкәйләрне!

2 укучы: Аларның канатлары каерылмасын, тормыш авырлыгыннан иңнәре сыгылып төшмәсен!

3 укучы:Безнең эшләребез бер вакытта да аларның йөзләрен кызартмасын, безнең һәр хәрәкәтебез әниләргә яшәү дәрте өстәсен! Рәхмәт әйтәсем килә.

4 укучы: Бүген җил дә йомшак исә,

Кояш та назлы көлә.

Бүген җиргә иң-иң якты

Кадерле бәйрәм килә.

5 укучы: Чәчәкләрдән җем-җем итеп

Якты нурлар бөркелә.

Бүген минем дә әнкәмә

Рәхмәт әйтәсем килә.

Бергәләп:

миңа гомер биргән өчен,

кадерләп үстергән өчен,

назлы карашлары өчен,

пешергән ашлары өчен,

йөрәк җылылары өчен,

барсы, барсы, барсы өчен

Рәхмәт сиңа, сөенечем.

Котлы булсын бәйрәмнәрең,

Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!

Җыр. “Озак яшә әнкәй”

Вәсилә Фәттахова истәлегенә багышланган ШИГЫРЬЛӘР җыелмасы | Татарская Свадьба

26.01.2017 /

Бүген танылган җырчы Вәсилә Фәттахованың вафат булуына бер ел тулды. Социаль челтәрләрдә аның истәлегенә багышланган берничә төркем эшләп килә. Тамашачылар Вәсиләгә багышлап йөзләрчә шигырь иҗат иткән. Шуларның кайберләрен сездә дә тәкъдим итәбез.

 

 

 

 

 

 

Вәсилә Фәттахованың якты истәлегенә

Әллә моң җитмәгән, әллә назлар,
Яшь ананы алды Җир-ана.
Нәни бер балага бишек җыры
Бары кар астыннан җырлана.

Ана назларыннан мәхрүм калган
Бәллүендә елый бер бала.
Җир кочагын җылытырга диеп
Барып ятты япь-яшь бер ана.

Кышның үзен елатып җыр ага,
Кар астыннан гына моң ага.
Моңлы баласын кочкан Җир-ана,
Үзе хәзер үксеп моңлана.

Дөнья гадел түгел. Язмышларны
Талны бөккән кебек сыга(а)ла.
Кар астыннан хәзер бишек җыры
Бары моңнар булып чыга(а)ла.

Венер ФӘТТАХ 

***

Бына тагы январь ,тышта шул ук матур кар яуа
бөтә донья тын ҡалған бер минутҡа ,..
әйтерһеңдә һине иҫкә ала….
күккә ҡарап йылмайһаҡта, ергә ҡарап илайбыҙ
һинең хаҡта барыбыҙҙа уйлайбыҙ,…
Кеше китә , ә эшләнгән эше ҡала ,
һинең бит бөтөлмәгән ,
яңы аяҡ баҫҡан балаларың
ҡайғыға күмелделләр көтөлмәгән!
Фотоһүрәттәреңдә йөҙөң балҡый,
йырҙарыңда йәшәй яғымлы тауышың,
һиңә тиңдәр башҡа юҡтыр,
күҙ алдынан китмәй матур һының….
Ҡышҡы һыуыҡ та ла ,йәмле яҙҙарында ла
һин бит мәңге тере ,мәңге тынмаҫ моң
аҫыл фәрештәләй балаларың янында ,
юл курһәтер мәңге балҡыр йондоҙһың!!

Онытмыйбыз , сине Вәсилә!

(Вәсилә Фаттахованың якты истәлегенә багышлана)
Синсез генә бер ел үтеп китте,
Ә жырларың һаман колакта.
Күз алдында синең нурлы йөзең,
Булсаң да син бездән еракта.
Онытмадыгызмы дип сорый күрмә,
Онытып булмый синдәй кешене.
Күз яшьләрсез тыңлап булмый ләкин,
Онытылып тыңлар жырыңны.
Жавапсыз бер төен әле һаман
Әрнетә бит безнең йөрәкне.
Ходай гына аңламады бары
Күпләргә бит синең кирәкне.
Газизләрең калды, мәхрүм булып,
“Әнием” дип өзелеп әйтергә.
Нигә генә кызганмады икән,
Балаларны ятим итергә?
Тыныч йокла,берүк уйлый күрмә,
Онытырлар диеп, исәннәр.
Бер үкенеч һәр бер кеше өчен:
Кире кайтмый анда киткәннәр.

Лениза Файзерахманова

***

Жырларыннын ин моннысын жырладын син,
Тормышында булды монлы жыр кебек,
Монлыларнын гомре кыска була дилэр,
Кыска булды гомрен ,аккан су кебек?
Тавышларын челтерэп аккан чишмэ иде,
Узэклэрне озэ иде жырлауын,
Улу хэбэрлэрен, тетрэндерде безне,
Хэр халкынны, барлык жиханны.
И Вэсилэ, синсез ятимлэ без,
Балаларын ятим, хэлэл жефетен,
Ятимлэнеп калды инде жырларын,
Ятимлэнеп килер язларын,
Жэйлэрендэ, козлэрендэ,ятимлэнеп ,
Котэр инде синен жырлауын!
Нигэ икэн бу язмышлар шулай,
Бар өметне өзэ, ошетэ.
Тормыш китабында шулай диеп,
Язып куеландыр тэгдире,
Узып булмый тэгдиреннэн, инде
Сызып куелгандыр юллары.

***

Жырларыннын ин моннысын жырладын син,
Тормышында булды монлы жыр кебек,
Монлыларнын гомре кыска була дилэр,
Кыска булды гомрен ,аккан су кебек?
Тавышларын челтерэп аккан чишмэ иде,
Узэклэрне озэ иде жырлауын,
Улу хэбэрлэрен, тетрэндерде безне,
Хэр халкынны, барлык жиханны.
И Вэсилэ, синсез ятимлэ без,
Балаларын ятим, хэлэл жефетен,
Ятимлэнеп калды инде жырларын,
Ятимлэнеп килер язларын,
Жэйлэрендэ, козлэрендэ,ятимлэнеп ,
Котэр инде синен жырлауын!
Нигэ икэн бу язмышлар шулай,
Бар өметне өзэ, ошетэ.
Тормыш китабында шулай диеп,
Язып куеландыр тэгдире,
Узып булмый тэгдиреннэн, инде
Сызып куелгандыр юллары.

Татарстан Балтач, Дидария

Алыштырмый берсе дә

Бүген тагын күңел тулганда
Тыңлыйм синең җырларны:
Тансык аһәң, тансык тавышың
Басар дип моң-зарларны.

Йөрәгеңнән чыккан җырларың
Яңгырый язмаларда.
Тик тыңларга калды шул сине
Язылган тасмалардан.

Шаулап язлар килгән чакта
Сине юксына күңел.
Җырчылар дөнья тулы да,

Туйда эти эни котлау очен сузлэр

Синең өчен, балам, синең өчен
Ак таңнарның телим атканын,
Сандугачлы таңын, кояшлысын,
Чишмәләрнең чылтырап акканын.

Синең өчен, балам, синең өчен
Тынычлыгын телим җиремнең,
Кагылмасын, берүк, кагылмасын
Шаукымнары кырыс җиленең.

Синең өчен, балам, синең өчен
Хәтфә таулар, яшен үзәннәр,
Былбыл кош моңнары синең өчен
Яшел келәм — яп-яшь үләннәр.

Синең өчен, балам, синең өчен
Яктыртырмын барыр юлыңны,
Йөрәгеңә салам якты нурлар,
Суз әле, суз, балам, кулыңны.

* * *

Килен тошкэндэ эйтелэ торган сузлэр

Нинди сүзләр табыйм,
Нинди көйгә салыйм,
Күгәрченем бердәнбергенәм.
Бу дөньяда бүген мин үземне
Иң бәхетле кеше дип беләм.

Безнең өйгә бүген килен төшә,
Яңа тормыш бездә башлана.
Берүк матур булсын, берүк ныклы булсын!
И, Ходаем үзең ташлама.

(..килен исеме) кызым, күңелең борчылмасын,
Безнең белән диеп каенана.
Мин каенана түгел,
Мин сердәшең,
Мин- киңәшчең, дустың һәм ана.

Салкын җилләр сезгә кагылмасын,
Усал сүзләр сезгә тимәсен.
Беркайчан да безнең өебезгә
Әче хәсрәт кайгы килмәсен.

Тормышны сез үзегез матурлагыз,
Яшәешнең тәмен табыгыз.
Иңне иңгә куеп сөенә-сөенә
Ал таңнарга бергә барыгыз.
(Р. Арсланова)
* * *
Юлыгызга җәймә җәяр идем,
Балаларым, үреп догадан.
Шатлык көткән чакта көенечләр
Күрәбез шул кайчак дөньядан.

Авыр тормыш йөген тарткан чакта
Имин булсын йөргән юлыгыз.
Без әниләр шундый инде – һәрчак
Сезнең белән безнең уебыз.
Күз яшемә манчыган чак була,
Ишетсен дип ходай догамны.
Сезгә авыр чакта мин кайгырам,
Сезнең шатлык бизи дөньямны.
Барысын да кабул итәм, әмма
Кайгы күрсәтмәсен баладан.
Кылган догаларым калкан булып
Саклый күрсен сезне бәладән.
* * *
Котлы булсын туегыз,
Гел бер булсын уегыз.
Туганнар һәм күршеләргә
Үрнәк гаилә булыгыз.
Ике елга бергә кушылып акса
Мул һәм тирән була сулары.
Сикәлтәсез, матур һәм мул булсын
Сез барасы тормыш юллары.
Һәрвакытта тулып торсын
Сезнең тормыш касәгез.
Тигезлектә һәм байлыкта,
Гел янәшә яшәгез.
Парлы бәхет телим сезгә,
Пар булсын канатыгыз.
Айга түгел, елга түгел,
Гомергә яратыгыз.
Изгелек җирдә ятмый ул,
Изге булсын күңелегез.
Бала-чагалар үстереп,
Бәхеткә күмелегез.
Сыңар канат белән сине
Үстердем балакаем.
Гомер буена сузылсын,
Бүгеннән ширбәт аең.
Ләлә кызым, назлы гөлем
Үстердем сине сөеп.
Шатлык тулы хәбәр генә,
Яшәрмен синнән көтеп.
“Әни” диеп хәл белергә
Килеп –китеп йөрегез.
Беркайчан да каралмасын,
Сезнең нурлы йөзегез.
Әти-әни догасыннан,
Мәхрүм кала күрмәгез.
Әз-мәз күчтәнәч юнәтеп,
Хәл белеп киткәләрсез.
Ике якны тигез күреп,
Хөрмәт итеп яшәгез.
Әти-әни,әби-бабай
Сез дип яши , белегез.
Казан-Зеленодол арасы,
Куе үскән наратлык.
Кунакларга йөрешерлек
Булсын безнең туганлык.
Нык булсын, бәхетле булсын,
Яңа гаилә нигезе.
Бирсен сезгә бәбиләрне
Берне түгел, игезне.
Мохтаҗлык булмасын өйдә
Кызгы да , малайга да
Өлеш чыксын оныклардан
Әбигә, бабайга да.
Тормыш юлы тик бер була
Каршы килгән чак булыр.
Шул вакытта бер-берегезгә
Юл бирү кирәк булыр.
Томыш дигән диңгезләрдә
Бата-калка йөзәрсез
Көймәгез көенә ышанып
Хаталана күрмәгез.
Дөньяда усаллар бар дип
Аларга тиңләшмәгез
Дошманнар сездән көнләшсен
Дуслардан көнләшмәгез.
Һәр сүзне авырга алып
Ут йотып кайгырмагыз
Бервакыт та бер-берегезнең
Хәтерен калдырмагыз.
Күзегезне яшь чылтса
Дип, сер бирмәгез,
Кешеләрдән дә көлмәгез
Үзегездән көлдермәгез
Бәхеткә, шатлыкка төренеп
Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп
Кадергә,хөрмәткә күмелеп
Яшәгез мәңгелек гөл булып.
Тухфатуллина Фардия Римхатовна

«Үзебез сайлаган язмыш», укытучылар көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә

Үзебез сайлаган язмыш

(Укытучылар көненә багышланган тематик кичә)

Зал бәйрәмчә бизәлгән: шарлар, “Тормышыбыз бизәге сез!” китап күргәзмәсе ясалган, плакатлар эленгән.

Музыка уйнап тора.

Алып баручы: Исәнмесез хөрмәтле кунакларыбыз! Һәрберебезгә мәгълүм булганча безнең алда ике олы бәйрәм көтә. 1991 елдан бирле беренче октябрьдә өлкәннәр көне билгеләп үтелә һәм 5 октябрь укытучылар көне.

Укытучы – дөньяны танып – белергә омтылучы, балаларның керсез пакь күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче Остаз, газизләрдән – газиз әниләр белән берүк дәрәҗәгә куярлык изге зат. Шулай ук балаларның нечкә саф күңеленә саклык белән генә кагылучы, аларга хаклык энҗеләрен тезүче оста киңәшче психолог та, уку барышында юл күрсәтүче маяк та, алай гына түгел, укытучы ул – ил- көндә барган һәр яңарыш, һәр борылыш, һәр үзгәрешне үз аңы аша үткәреп, алгарыш мәйданында җинү яулашкан каһарман шәхес тә!

Җыр “Иң гүзәл кеше икәнсез” (Фәнис Яруллин сүз. Хәйретдинов муз.)

Алып баручы: Укытучылар турында безнең якташ язучыларыбыз күп кенә шигырьләр иҗат иткәннәр: Атлас Галимов “Укытучыма теләк”, Мәкмүнә апа Нәҗипова “Сизмәдек тә еллар үткәнен”, Фәнис Яруллин сүзләренә җырлар. Хәмидә апа Идиятуллина “Укытучы бәхете”.

Хәмидә Идиятуллина

УКЫТУЧЫ БӘХЕТЕ “

«Яшь калуның сере нәрсә?» — диеп,

Сорасалар әгәр кешеләр.

Кыңгыраулы мәктәп елларына

Рәхмәтлеләр безнең ишеләр.

Мәктәп безнең икенче йорт булды,

Дөнья мәшәкәте онтылды.

Картайганчы, ярсу атлар кебек,

Күңелебез шунда омтылды.

Җәйләр җитсә, көзне көтә идек,

Көзләр җитсә, көттек язларны,

һәр балага бүлдек тигез итеп

Йөрәктәге булган назларны.

Шуңамыдыр күңел сизми калган

Гомерләрнең көзе җиткәнен…

Чал чәчләрдә җилләр шаяралар,

Искә төшереп яшьлек үткәнен.

Ә шулай да без бик бәхетлеләр,

Яшәдек гел янып, рухланып.

Балаларның керсез күңеленнән.

Якты күзләреннән нур алып.

Узсалар да еллар агымсудай,

Яшьлек шаулап үтеп китсә дә,

Йөрәгебез һаман япь-яшь калды,

Гомерләрнең көзе җитсә дә.

Алып баручы: Әйе, “укытучы” сүзе изге бер сүз ул. Һәр кеше бу сүзне тирән мәгънәсен аңлый, төшенә. Укытучы бөтен көчен биреп укучыларына яхшылыкны күңеленә сеңдерергә, тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә.

Бер укучы укый.

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә

Язмышларны башлап яздыгыз.

Өмет тулы күпме күзләргә сез

Яшәү чаткылары салдыгыз.

Кайгыртып гел кеше язмышларын,

Безнең янәшәдә яшисез

Ходай сезгә озын гомер бирсен

Рәхмәт сезгә, чын-чын кеше сез.

Булган чакта сезнең кебекләр

Һәрбер кеше табар үз юлын,

Һәрбер кеше табар үз җырын,

Күмелеп калмас алтын бөртекләр,

Булган чакта сезнең кебекләр.

Бездә кунакта ветеран укытучы Сания Халимовна Салимова. Ул шигырьләр иҗат итә. Әйдәгез тыңлап китик.

Алып баручы: Әйе, “укытучы” сүзе изге сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең тирән мәгънәсен аңлый, төшенә. Укытучы бөтен көчен биреп укучыларын дөрес укырга һәм язарга, матур итеп үз фикерен җиткерергә, яхшылыкны күңеленә сеңдерергә тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә,чын күңелдән аларның уңышына шатлана һәм горурлана.

Еллар үтеп, тирән сырлар бизәсә дә йөзләрне,

Ничә еллар кыңгыраусыз

Каршы алсагыз көзләрне,

Моңаймагыз!

Һаман безнең арада сез,

Йөрәкләрдә гомергә

Олы җанлы кеше булып

Сакланасыз күңелдә.

Котлы булсын күркәм бәйрәмегез

Саулык теләп, зурлап дәшәбез.

Игелекле хезмәтегез өчен

Хөрмәт тоеп озак яшәгез!

Олы бәйрәмнәр белән үзегезне.

Алып баручы: Сайлаган һөнәрең хәтердә җуелмас якты нур калдырырлык матур да, рәхмәтле дә булсын өчен нишләргә? Укытучыларга хас иң мөһим сыйфатлар нинди? Балаларны ихластан ярату, зирәклек,намуслылык,тәлапчәнлелек — болар бар да безнең хөрмәтле кунакларыбыз — ветеран укытучыларыбызга хас сыйфатлар.1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда булган ветеран Загидә Нурмөхәммәтовна Закировага безнең хөрмәтебез зур. Ул 1957 елда пионер вожатые булып эшкә килә,соңрак татар теле укытучысы,ә 1967 елда завуч,һәм 1998 елга хәтле директор булып эшли. Загидә Нурмөхәммәтовна, сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез, бу җыр сезнең хөрмәткә.

Җыр.

Алып баручы: Хәмидә апа Идиятуллина, Сания апа Салимова,Заһидә Варисовна, Тәгъзимә Мигмановна һәм башка күп ветеран укытучыларыбызны хезмәттәшләре дә укучылары да хөрмәт белән искә алалар. Бүген галим дә, ташчы да, иген үстерүче дә Сезнең олы исемегез алдында баш ия, чөнки теләсә кайсы һөнәргә юл башы сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә салына. Әйдәгез әле, чын күңелебездән аларга рәхмәт әйтеп тормыш юлларында гел яхшылыклар гына күреп яшәсеннәр иде дип телик.

Сүз укучыларга бирелә:

1 укучы: Бөтен гөмерен балаларга биреп,

Таңнан төнгә кадәр янып –көюче.

Күктә янган якты кояш сыман,

Тирә-юньне нурга күмүче.

Барысе бергә:

Ул-укытучым!

2 укучы: Һәрбер сүзе,җылы күз карашы,

Сабый күңелемнең түренә үтүче.

Авырлыклар килсә,уртаклашып,

Сиздермичә ярдәм итүче.

Барысы бергә:

Ул-укытучым!

3 укучы: Кирәк чакта бераз кырыс булып,

Тыныч кына җавап бирүче.

Белем дөньясының баскычларын

Синең белән бергә үтүче.

Барысы бергә:

Ул-укытучым!

Алып баручы: Хөрмәтле кунакларыбыз, сөекле укытучыларыбыз! Бәйрәмегез белән сезне! Уңышларыгызга сөенеп, бәхет хисе кичереп яшәгез. Һәр таңны сау-сәламәт каршылагыз, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен! Бәхетле булыгыз!

Кулланылган әдәбият

1.Идиятуллина Х. Көзге моңнар: Шигырьләр/ Х. Идиятуллина. ─ Октябрьский, 2008. ─ 156 бит.

2.Нәҗипова М. Яшәү яме: Шигырьләр. – / Мәкмүнә Ш. Нәҗипова. ─ Октябрьский, 2007. ─ 152 бит.

Тылсымлы сузлэр. Класс сагате.

Тема: Тәмле сүзләр.

 

Максат: укучыларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, аларны кешеләр белән “тәмле” сүзләр әйтеп аралашу кагыйдәләренә өйрәтү; әйләнә-тирәдәге кешеләр белән ихтирамлы, ягымлы, әдәпле итеп сөйләшергә күнектерү.

                    

Класс сәгатенең барышы:

-Кадерле балалар! Класс сәгатебезне башлыйбыз. Мин сезне бүген тылсымлы, серле бер дөньяга алып барырга телим. Ә нинди дөньяга барганыбызны белер өчен, табышмакның җавабын табырга кирәк булыр.

 

        Аның агы да була, карасы да, ул тәмле дә,ачы да була,аның авыры да була, җиңеле дә, салкыны да, җылысы да, озыны да, кыскасы да, төплесе дә, төпсезе дә, яхшысы да, яманы да, акыллысы да, тозсызы да. Ул сөйдерә дә, биздерә дә, елата да, көлдерә дә, ул кешене үтерә дә, ул кешене терелтә дә. Ул нәрсә була?   (СҮЗ)

 

— Әйе, дөрес. Табышмакның җавабы – сүз. Димәк, без бүген сезнең белән сүзләр дөньясында, “тәмле”, “тылсымлы” сүзләр дөньясында кунакта. Ничек аңлыйсыз моны? (Укучыларның җаваплары тыңлана)

— Әйе, тәмле әйбер ашагач,авызга рәхәт була. Тәмле сүз ишеткәч, күңелгә рәхәт була. Ашый торгач, тәмле әйбер бетә, ә тамак туя. Ә тәмле сүзне? Күпме генә тыңласаң да, күпме генә кабатласаң да, тәмле сүзнең кадере китми, ул күңелдә кала, җанга яктылык, җылылык өсти.

— Ә “тәмсез”, тупас, ямьсез сүзләрне ишеткәч, ничек була? ( Күңел өши, тормышның яме бетә, караңгы булып китә).

— Безнең татар телебез – бик матур, ягымлы тел. Ул“тәмле”,“шифалы”, “тылсымлы” сүзләргә бик бай. Бүген без шундый сүзләр турында сөйләшәчәкбез.

 

1 укучы. Яхшы сүз — җан азыгы,

Яман сүз – баш казыгы.

Яман сүздән бик тиз китә

Бу тормышның кызыгы.

 

2 укучы. Яхшы сүздән канатланып,

Очар кебек буласың.

Игелеккә җавап итеп,

Изге гамәл кыласың.

 

3 укучы. Җылы сүз сиңа җан кертә,

Дәртләндерә, тергезә.

Яман сүз белән ялган сүз

Рухларыңны җимерә.

 

4 укучы. Саксыз әйтелгән төртмә сүз

Калдыра хәтереңне.

Яла сүз тагы да хәтәр,

Телгәли бәгыреңне.

 

5 укучы. Тупас сүзләр, нахак сүзләр

Күңелләрне рәнҗетә.

Бер-береңә тәмле телле

Булуга нәрсә җитә?

 

 “Тылсымлы сүзләр”җыры башкарыла (Йолдыз сүзләре)

— Ә нинди тылсымлы сүзләр беләбез соң без?

— Исәнмесез, сау булыгыз, хәерле көн, хәерле кич, хәерле иртә, гафу итегез, зинһар, рәхмәт, хушыгыз, тыныч йокы һ.б.

— Ә хәзер, укучылар, тылсымлы сүзләр турында тагын да шигырьләр тыңлыйк.

 

                Рәхмәтләр хакында.

Җиргә төшкәч                      -Рәхмәтемә

Бияләе,                                    Рәхмәт өчен

Гафур алып                            Рәхмәт инде!

Биргән иде,                             Малай аңа

Динә аңа:                                Башын иде:

-Рәхмәт,- диде.                     –Рәхмәтемә

Малайның да                         Рәхмәт өчен

Җылы сүзгә                            Рәхмәтеңә

Кәеф килде.                            Рәхмәт,- диде.

Елмайды да:                          Динә көлде

-Рәхмәтеңә                            Бик күңелле

Рәхмәт!-диде.                       Рәхәт иде.

Кыз җавапсыз                      …Җиргә төшкән

Калсын диме?                       Бияләйгә

Җавап бирде:                       Рәхмәт инде.

                                                                 (Ш.Галиев.)

 

         Тәмле телле Әнисә.

Тәмле телле бул, балам, дип

Әйтеп тора әнисе.

Әнисенең һәрбер сүзен

Тыңлый безнең Әнисә.

Шуңа күрә кесәләрен

Тәм- том белән тутыра.

Тәмле телле булам, диеп,

Кәнфит ашап утыра…

                                   (Г.Гыйльманов.)

 

       Телне тешләдем.

Урысча кушып сөйләшсәң,

Белем нык арта икән.

Нигә соң телне тешләдем?

Ай- һай авырта икән…

Беләм: татар телен бозып,

Бик начар эш эшләдем.

Еламадым, түздем, мин бит

Туган телне тешләдем.

                                   (Г.Гыйльманов.)

 

             Тел дәресе.

Татар теле дәресендә

Безнең Вәли әллә нишли.

Озын телен чыгара да

Әллә үрти, әллә кешни…

Апа тирги:

Әллә, ди, ул,

Әниеңә белдерәсе?

Вәли әйтә:- Тиргәмәгез,

Бездә бүген тел дәресе!

(Г.Гыйльманов.)

 

   Рәхмәтләр хакында.

Кемгә яхшылык эшләгән,

Ярдәм иткән нихәтле-

Сәлимнең барсы санаулы,

Бөтенесе исәпле:

-Ике әби, бер бабайга

Трамвайда урын бирдем.

Ике әби һәм бер бабай

Һәркайсы “рәхмәт!”- диде.

Авылдан килгән өч апа

Адрес белмәгәч рәтләп,

Әйтеп бирдем. Менә сиңа

Булды янә өч рәхмәт!

Урам аркылы чыгардым

Тагын ике әбине,

Ике әби икесе дә

 Ике кат “рәхмәт!”- диде.

— Тырышкансың, рәхмәт,- дидем…

Сәлимгә ярап куйды:

— Тагын бер рәхмәт булды,- дип

Шунда ук санап куйды.

                                           (Ш.Галиев.)     

 

Авылдашың, дусың, танышыңны

“Исәнмесез!” диеп каршыла.

Шушы сүздән кәеф күтәрелә,

Шушы сүздән ният яхшыра.

“Исәнмесез!” диеп сәламлә син,

Түбәнәйтмәс сине илтифат.

Шушы сүздә- йөзләр яктыруы,

Шушы сүздә- ният яхшыруы,

Шушы сүздә җанга мең шифа!

                                         (Нәҗибә Сафина)

 

Мин иртә белән мәктәпкә киләм,

Иптәшләремнең хәлләрен беләм.

—         Исәнме, Мәрьям! Исәнме, Галләм!

—         Сезгә, дусларым, иртәнге сәлам!

—         Исәнме, Азат! Саумы, Салават!

—         Авырмыйсызмы? Хәят һәм Булат?

—         Сәлам, Мәликә! Исәнме, Иркә!

—         Хәерле иртә! Хәерле иртә!

 

— Ә хәзер, укучылар, мин сезгә каурыйлар турында бер риваять сөйлим.

-Борын-борын заманда бер егет яшәгән. Ул бик тупас, ямьсез сүзләр белән сөйләшә торган булган. Беркөнне ул бу сүзләрне әйтүдән үзе дә туйган һәм акыл иясенә барган. “Мин кешеләргә бик күп авыр сүзләр әйттем, гөнаһымны ничек бетерергә?- дип сораган. Акыл иясе аңа каз каурыйлары биргән һәм аларны шәһәрдәге һәр өйнең ишек төбенә куеп чыгарга кушкан. “Аннан кире җыеп алырсың”,- дигән.

— Укучылар, ничек уйлыйсыз, егет каурыйларны җыеп алалганмы? Ни өчен?

( Юк, чөнки каурыйлар җилдә тиз таралып беткәннәр. Телебездән чыккан сүзләр дә бик тиз таралып бетәләр, башкалар күңеленә бик тиз үтеп керәләр. Авыр сүзне кире кайтарып булмый.)

 

 Бер авыр сүз-

Хаксыз әйтелгән сүз

Кургаш булып килде кай яктан?

Бер авыр сүз,

Бер авыр сүз,

Бер авыр сүз

Екты аяктан.

Уйламыйча дустым бер сүз әйтте,

Йөрәгемә ул сүз кадалды.

Үзе берни белми китеп барды…

Ә сүз калды…

Ул сүз калды минем йөрәгемдә,

Аннан авыр яра юк сыман.

Җәясеннән ялгыш атылып киткән

Һәм дусына тигән ук сыман.

 

— Әйе, һәр сүзне уйлап, үлчәп әйтергә кирәк. “Сүз авызда чакта, аңа син хуҗа, авыздан чыккач, сүз хуҗа.” Сүз турында сез тагын нинди мәкальләр беләсез, укучылар?

 

  • Җылы сүз җанны эретә.
  • Яхшы сүз- җан азыгы,

      Яман сүз- баш казыгы.

  • Бер яхшы сүз мең күңелнең җәрәхәтен төзәтә.
  • Әйткән сүз- аткан ук.
  • Яхшы сүз- чәчәк,

      Яман сүз- чәнечке.

  • Явыз кешенең ялган сүзе уттай каты пешерә, кешеләрне үтерә.
  • Яхшы сүз әйтсәң, елан өеннән чыга, яман сүз әйтсәң, кылыч кыныннан чыга.
  • Яхшы сүз алтыннан кыйммәт.
  • Яхшы сүздән таш та йомшара.
  • Авыздан чыккан сүз йөрәккә үтеп керә.

 

( Берничә күренеш күрсәтелә һәм анализлана)

“Энәле тел”, “Колмак белән Шалкан”.

 

— Класс сәгатебез ахырына да җитеп килә. Менә түбәндәге очракларда нинди “тәмле” сүзләр кулланырсыз икән?

* Әниең ерак юлга чыгарга тора.

— Юлларың хәерле булсын!

— Хәерле юл!

— Исән-сау йөреп кайт!

 

* Укытучың белән очраштың.

— Исәнмесез!

* Йокларга ятканда.

— Тыныч йокы!

— Тәмле йокы!

 

* Иптәшең туган көнеңә китап бүләк итте.

— Рәхмәт!

* Математикадан мәсьәләңне эшли алмыйсың, иптәшеңә ничек мөрәҗәгать итәсең?

— Зинһар!

 

* Әниегез сезне мәктәпкә нинди сүз белән озата?

— Әйбәт укы! Сәламәт бул! Матур йөре!

 

* Ялгыш берәрсенә килеп бәрелдегез.

— Гафу итегез!

 

* Сәламлибез бер- беребезне

Бер тылсымлы сүз белән:

Дүрт иҗектән тора ул

Языла бер сүз белән. ( Исәнмесез!)

 

* Сүзләр була бик күп төрле-

Тылсымлысы бик сирәк.

Ашап торгач, тамак туйгач,

Нәрсә әйтергә кирәк? ( Рәхмәт!)

 

— Укучылар, шуның белән бүгенге “тәмле” сүзләр дөньсындагы сәяхәтебез тәмам. Бүген ишеткән шифалы сүзләр күңелләрегездә озак саклансын. Ул сүзләрне башкаларга ешрак әйтергә тырышыгыз. Һәрберегез әти-әни, әби-бабай, туганнарыгызны, янәшәгездәге кешеләрне тәмле телегез, изге гамәлләрегез, яхшы укуыгыз, кайгыртучан карашыгыз белән кадерләгез!

1 укучы. Әйт кенә тәмле сүз-

Иркәләр күпме күз.

Әйт кенә яхшы сүз-

Һәркемдә көләч йөз.

 

2 укучы. Яхшы сүзне җаның тели синең,

Начарлыктан күңел көрсенә.

Ә син үзең андый яхшы сүзне

Әйтәсеңме башка кешегә?

 

3 укучы. Тылсымлы сүз, тәмле сүз,

Шундый җылы сүз икән.

Һәр күңелне эретерлек

Һәр кемгә дә үз икән.

 

4 укучы. Тылсымлы сүз белән кирәк

Матурлап эндәшергә.

Җае килсә, ихлас итеп,

Ягымлы сөйләшергә.

   

5 укучы. Берәү әйтә танышына:

 “Туган, хәерле иртә!”

  Җылы сүздән туган шатлык

 Көне буена җитә.

 

 

 

Укытучыма әйтер сүзем (акция) | belem.ru

Беренче сентябрь хатирәсе

I

Бүгеннән көз җиргә аяк басты:
Алтын яфрак тезә юлларга.
Шау-гөр килеп, укучылар атлый,
Чәчкә бәйләмнәре кулларда.

Шул чәчкәләр һәр сентябрь саен
Күңел тәрәземне кагадыр.
Ни дисәң дә, минем тамырларда
Укытучы каны агадыр.

«Апа, апа!» — диеп, эземә басып,
Күпме бала йөрде янымда.
Игътибардан мәхрүм калмасын дип,
Күз уңымда тоттым барын да.

Хәтерләрдә, борын тарта-тарта,
Бик тырышып язган чаклары.
Берәүләре телдә бик сай йөзсә,
Кайберсенең
Аксый иде хисап яклары.

Бергәләшеп шактый хезмәт куйдык
Тигезләргә бөтен якны да.
Тиз бетердек каләм очларыннан
Дәфтәрләргә тамган тапны да.

Уртак хезмәтебез буш китмәде —
Нәтиҗәсе күренә бүген дә:
Бала чактан тырышканнар чөнки
Хисабын да белә, телен дә.

Истә… истә (әмма күпләренең)
Исемнәре менә онытылган)…
Өмет тулы мөлдерәмә күзләр
Уяталар һаман йокымнан.

II

Сентябрьнең иң беренче көне —
Яуширмәдә белем бәйрәме.
Урам тутырып бара яше-карты,
Һәрберсендә чәчәк бәйләме.

Шул агымга кушылып, мин дә киттем,
Газиз әниемне җитәкләп.
Ашкынуын баса алмый йөгерә —
Бик якын шул аңа бу мәктәп.

Спорт залы тулды халык белән,
Бер урын юк аяк басырга.
Әниемә зурлап юл бирәләр —
Өч буында үскән балаларга
Белем бирде узган гасырда.

Тәрәзләрдән авыл өсләренә
Милли көйләр, җырлар агылды.
Шул арада «япь-яшь» әниемнең
Инде әби булган укучысы
Беләгенә килеп кагылды:

«Әй-й, апа җан, апа канатым!
И яраттык та соң без сине.
Бер әүлия урынына күрдек —
Синдәйләрнең булмыйдыр тиңе.

Син бит әле берни белми калдың,
Һәр көн кичен бергә җыелып,
Тәрәз буегызда күпме йөрдек,
Шаулашудан көчкә тыелып.

Пәрдә читләреннән күзли идек,
Ничек йөри диеп, өендә.
Уйлый идек: ашый, эчә микән,
Йоклый микән башка кешеләр күк,
Нинди хәлдә, ниди киемдә?

Бервакытны шулай күреп алдык
Чәйләр эчеп торган чагыңны.
Инде китте кәеф, китте кәеф —
Дошман иттек сезнең табынны.

Әйтерсең лә ул гаепле инде
Син дә ашый торган булганга.
Шуннан ары күзәтмәскә булдык,
Күңелләргә ачу тулганга.

Үпкәләрне озак сакладык без,
Вакыт үткәч, барыбер онытылды.
Безне ихлас яратканың өчен,
Бу «гаебең» эчкә йотылды.

И-и, апа җан, апа канатым,
Яратып та сине карадык!
Синнән бит без башка сыйныфларга
Елашыплар бетеп таралдык.

Мәктәп бетергәнче ябылмады
Син укыткан сыйныф ишеге:
Башка сыйныфларда укыганда
Очратмадык синең ишене.

Шуңа күрә җае чыккан саен
Бөтерелдек синең тирәңдә,
Ике якның шулай тарту көче
Яткан булса кирәк тирәндә.

Ә Тарханов абый — үзенә башка —
Авызына гына каратты.
Физикасын ныграк яратса да,
Безне дә үзенчә яратты.

Чиксез иде аңа хөрмәтебез —
Тик нигәдер аннан шүрләдек.
Кырыс булды, әмма беркайчан да
Усал мөнәсәбәт күрмәдек.

Үз итмәде бары ялкауларны,
Наданга да бераз эләкте.
Такта янда миңгерәпләр торсаң,
Борып кына алды колакны.

Дөрес, кызлар башка чутта булды,
Малайларны кертте тәртипкә,
Алар халкы бик хәйләкәр бит ул —
Зарланалар иде эш күпкә.

Ә бит аның тырышлыгы белән
Безнең кулда
Мандолина, баян уйнады.
Күп нәрсәгә өйрәтте ул безне,
Моннан булмый диеп тормады.
(Җиңел булсын авыр туфрагы!)

Шуңа күрә сезне авыл халкы
Искә төшерә һәрчак хөрмәтләп…
Сау торганны менә шулай итеп
Чакырып алып, һәр ел күрештерсен,
Очраштырсын иде бу мәктәп», —

Дип тезде дә борылып китеп барды,
Үсеп беткән оныгын җитәкләп.
Әллә ничә борылып карый-карый,
Рәхмәтләрен әйтте хикмәтләп.

Хәйран булып тыңлап тордым аны —
Менә бу — дәрәҗә, ичмасам.
Хәзергеләр мондый бөеклеккә
Җитә алмас инде һичкайчан.

III

Яуширмәдә бүген белем көне,
Бөтен авыл зурлый бәйрәмне.
Төрле яктан кунаклар да кайткан —
Һәрберсендә чәчәк бәйләме.

Хәерле сәгатьтә, укучылар! —
Гыйлем юлы шактый катмарлы.
Зур тырышлык кирәк үтәр өчен
Берәм-берәм барлык катларны.

Көн күрмешең якты булсын дисәң,
Белем кырың бирсен зур уңыш.
Моңа ярдәм итсә укытучың,
Җавап итеп аңа син булыш.

Белемсезләр Илгә кирәк түгел,
Җиргә кирәк түгел наданнар.
Бүтән өчен беркем хезмәт куймас —
Нык үзгәрде хәзер заманнар.

Башлыйсыз сез тәүге уку көнен
Теләкләргә, гөлгә күмелеп:
Китәр сукмакларда юлдаш булып,
Саулык килсен сезгә иң элек.

Аннан килеп, камил акыл белән
Тулы зиһен сездән калмасын.
Күңелегезгә тулган игелекне,
Изгелекне һичкем алмасын.

Хәерле юл сезгә, хәерле юл,
Зур уңышлар шушы юлларда!
Онытмагыз:
Илнең генә түгел, хәтта Җирнең
Киләчәге сезнең кулларда!

2003

Ихтирам белән, Флера Тарханова

Шигырьлэр этигэ

Әткәйләр ишетүе

(Е. Евтушенкодан)

Чолгаулар кипте.

Ә алар

Тыңлыйлар Вилюй моңын.

Улы әле паспортсыз да,

Атага илле булыр.

Әтисенең маңгаенда – 

Сугыш һәм авыр эшләр,

Һәм улы өчен борчылу

Калдырып киткән эзләр.

Кармак җебе янындагы

Дулкыннарга күз салып:

“Кара әле, Миша, — ди ул, -

Томан китә кузгалып.

Кояш белән дым кавыша…

Нинди гүзәл тамаша!”

Ә улының күзләрендә -

 Тәкәббер гаҗәпсенү:

Томан гына аның өчен

Сокланыр сәбәп түгел.

Тельняшкадан балык күзен

Төшерә чиртеп кенә.

Зур кешедәй эре генә

Ябыша итегенә.

Ә әтисе бии-бии

Төтенләгән учакта,

Узалдына әйткән кебек

Малаена сүз ката:

“ Итегеңнән ишетелә

Чолгау кимәвең тагын.”

Малай кызара, әйтерсең

Кемдер рәнҗеткән җанын.

Итекләрен сала да ул

Чолгавын куя урап.

Һәм тибә итек эченә,

Итек гаепле сымак.

Аңлар әле үткәннәрнең

Бикләнгәч ишекләре.

Кеше бик ялгыз икәнне,

Һәм беркем дә ишетмәвен

Әткәйләр ишеткәнне.

18 ноябрь, 1993